
Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең өстен һәм олуг шәхес икәнен аңлау, аннан да бигрәк Аны һәлакәттән коткаручы, җәмгыятьнең савыкмас авыруларын дәвалаучы буларак тәкъдим итү - күп шәхесләребезнеке кебек минем дә уй-фикер һәм хис дөньямны бимазлап торды. Һәм ахыр чиктә йөгәнләп булмаслык җеләк һәм ашкынуга әверелеп, бу хезмәтемне язарга этәргеч булды.

Яктылыкка күчәргә торган кап-караңгы дөнья... Пәйгамбәр килергә аз гына вакыт калганда, офкыларда сөенеч һәм шатлык тулы кайтавазлар яңгырый... Күңелләргә тәэсире шул кадәр көчле була ки: тиздән киләчәк соңгы Пәйгамбәр Мәккә халкының теленнән төшми. Һәр тарафта киңәш-васыятьләр: "Ул килү белән, шунда ук Аның Хозурына ашыгыгыз! Рухы белән бөтенләшү ягын карагыз!"

Тәүхид гакыйдәсе какшаган һһәр вакыт аралыгы караңгылык, золмәт чорына әверелә. Чөнки җир вә күкләрнең нуры булган Аллаһка иманның бөтен күңелләргә хаким булмавы рух һәм вөҗданнарны кап-кара хәлгә китерә. Мондый кальб һәм вөҗданның чынбарлык һәм вакыйгаларга карашы күрә карау һәм томанлы булганлыктан, андый кеше кап-караңгы дөньяда адашканнар кебек яши бирә.

Бервакыт сәхәбәләрдән бер кеше Аллаһ Расүленнән (с.г.в): "Йә, Расүлүллаһ, бераз булса да үзегез турында сөйләсәгеәче!" - дип үтенә. Җавабының бер өлешендә Аллаһ Расүле (с.г.в) түбәндәгеләрне әйтә: "Мин Ибраһимның догасы һәм Гайсәнең сөенечле хәбәре". Әйе, Аллаһ Расүле (с.г.в.) уйламаганда-көтмәгәндә генә килеп чыккан пәйгамбәр түгел.
Сыйддикъ - Дөреслек
Дөреслек - пәйгамбәрлекнең нигезе. Пәйгамбәрлек дөреслек тирәли хәрәкәт итә. Пәйгамбәрдән чыккан һәр сүз дөрес, чөнки алар хакыйкатькә хилаф сүз сөйләмиләр.
Укыгыз
Әманәт - ышанычлы булу
Мөхәммәд (с.г.в.) беренче чиратта Аллаһтан килгән хәбәрләргә карата ышанычлы һәм тугрылыклы. Аның әманәткә кечкенә генә хыянәт итүен дә күз алдына китереп булмый.
Укыгыз
Фәтанәт
Фәтанәт - акыл белән акылны узып китү дигән сүз. Бу сыйфатны пәйгамбәр мантыйгы дип тә атыйлар. Фәтанәт - Караласы яки тикшереләсе әйберне мантыйк, рух, кальб, хис һәм латыйфәләр берлеге, бөтенлеге эчендә алып карау, анализлау сәләтенең атамасы.
Укыгыз
Аллаһ Расүленең (с.г.в.) Мәрхәмәт-Шәфкате
Аллаһ Расүленең (с.г.в.) мәрхәмәте һәм шәфкате дә Аның фәтанәтенең бер ягын тәшкил итә. Аның шәфкате һәм мәрхәмәте гаҗәеп киң.
Укыгыз
Хилм (Аллаһ Илчесенең (с.г.в.) Йомшак Холкы)
Йомшаклык Аллаһ Расүленә (с.г.в.) бирелгән алтын ачкычка охшаган. Ул бу ачкыч ярдәмендә бик күп күңелләрне ачкан һәм аларда тәхет корган.
Укыгыз
Расүлүллаһның (с.г.в.) Киң Күңеллелеге һәм Түбәнчелеге
Аллаһ Расүленең (с.г.в.) киң күңеллелеге Аның мәрхәмәт һәм фәтанәтенең бер ягы булып тора. Хәзер бу мәсьләне киңрәк карап китик.
Укыгыз
Нәбиуллаһның (с.г.в.) Догалары
Бу урында Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер-ике догасына да игътибарыгызны юнәлтергә телим. Ул догаларында кулланган сүзләр һәм догаларның мәгънәви тирәнлеге дә үзгә.
Укыгыз
Чорыбызның кызганыч хәлдә калган кешесе күпме асыл кыйммәтләрен югалту өстенә, аны пәйгамбәрләргә һәм бигрәк тә пәйгамбәрләр солтаны булган Мөхәммәдкә (с.г.в.) карашы, мөнәсәбәте һәм Аның хакындагы уй-фикерләре дә тулысынча асты-өскә килде.
Гаибнең ачкычлары Аллаһ кулында. Шуңа күрә гаибне фәкать Ул Үзе генә белә. Ул коры җирдә һәм диңгездә нәрсә бар - һәммәсен дә белеп тора. Аның белеменнән тыш яфрак та төшми. Кара җирдәге бер орлык, юеш һәм коры булган һәрнәрсә ап-ачык бер Китапта бар (Әнгам сүрәсе, 59 нчы аять).
Бу бүлектә Аллаһ Расүленең (с.г.в.) төрле гыйлем тармакларына караган мәсьәләләр буенча әйткән сүзләренең Аның хаклыгын раслауларына кыскача гына тукталырга телибез.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бөтен сүзләренә дә хас булган иң төп үзенчәлек - аларның злеге мәсьәләдә әйтелгән иң колачлы һәм мәгънәле сүз, фикер булуы. Моңа меңләгән мисал китерергә мөмкин. Әмма без шулар арасыннан һәркем, һәр дәвердә "җәвамигуль-кәлим" дип таныганнарын гына әйтеп китәрбез.